«Замандашларыбыз — атаклы дин әһелләре» сериясендә 15 китап авторы, Казан шәһәре «Тәүфикъ» мәчетенең өлкән абыстае Вәсилә абыстай Рәхимова белән «Карьера һәм гаилә» темасына фикер алышабыз.
01:05 Карьера һәм гаилә — алар бер-берсенә капма-каршымы яки алар янәшә була аламы?
05:26 Исламда хатын-кызга акча эшләү, гаиләгә керем кертү — рөхсәт ителгән гамәлме?
07:09 «Хатын-кызның төп урыны — өйдә, төп эше -гаилә» — дигән сүзләргә карата мөнәсәбәт ничек булырга тиеш?
12:16 Хатын-кыз өчен кайсы эшләр хәрам санала? Андый һөнәрләр бармы?
16:01 Еш кына мөслимәләргә «син замана артыннан куасың, акча артыннан куасың» — дип әйтәләр. Болай итеп басым ясаучыларга ничек дип җавап бирергә кирәк?
17:45 Әгәр дә хатын-кызның эшлисе килеп тә, ире рөхсәт итмәсә нишләргә? Бу мәсьәләне ничек чишәргә?
18:49 Әгәр дә хатын-кызның эшлисе килми ди, ә ире хатынының эшкә чыгуын таләп итәр дәрәҗәдә кыстый. Бу очракта нишләргә?
21:25 Хәзерге вакыта эшем бар, ләкин ул хәләл түгел. Әмма гаиләм белән үткәрергә вакыт күп кала. Хәләл түгел, ләкин гаиләмә әйбәт. Икенче эш — 100% хәләл, ләкин балаларыма, иремә җитәрлек игътибар бирергә вакыт калмый. Бу очракта кайсын сайларга?
22:28 Гаилә бюджеты өчен ир дә хатын да эшләсә, балаларны кем тәрбияләргә тиеш?
28:45 Кияүгә чыгарга җыенган яисә кияүдә булган карьера төзәргә теләгән яшь кызларга киңәшләр.
31:41 Эш килеп чыкмаса туктарга кирәкме яки нәтиҗәгә ирешкәнче дәвам итәргәме? Һәм Аллаһ Тәгалә синең бу эшләгән эшеңнән ризамы түгелме икәнне ничек белергә һәм аңларга?







































